Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Вакытында “Юк!”- дип әйтә белик...
Опубликовано: 13.11.2020Яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр таралуны кисәтү максатыннан, сыйныфларда класс сәгатьләре, видеофильнар карау, әңгәмәләр оештырыла. Чираттагы класс сәгате 7 нче класс укучылары белән үтте. Класс җитәкчесе, укучылар тырышлыгы белән вакытлы матбугат материалларын, төрле китапларны үз эченә алган күргәзмә әзерләнде, тактага исә наркоманиягә каршы ясалган рәсемнәр, плакатлар эленде.
Класс сәгатенең темасын “Без: “Юк!”-дибез...” дип билгеләдек. Иң башта наркомания күренешенең асылы, яшүсмерләрнең ни рәвешле шушы афәт белән дуслашып китүләре турында сөйләштек, фикер алыштык. Төп сәбәп- тормышта килеп туган авырлыкларны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйль булмау. Бер тапкыр кулланып караган кеше гомерлек колга әверелә. Укучылар наркомания белән бәйле җинаять кылганннарга нинди җәза бирелүе белән кызыксындылар. Укучыларга көндәлек матбугат битләрендә басылган материаллардан гыйбрәтле хәлләр тәкъдим ителде.
Кеше нинди генә җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге, үз язмышы турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә дә кирәкмәгән гамәлләр эшләү тәкъдименә бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту, вакытында “Юк!” дип әйтә белү. Һәр минутыбызны файдалы гамәлләр башкарып үткәрсәк иде. Тормышта һәр адымны ясаганда, халкыбызның “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмаска кирәклегенә төшенделәр укучылар.
К списку новостей
















