Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел” 16.10.2023

“Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресләре кысаларында “Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел” дигән темага 2-9 нчы сыйныфларда сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатенең төп максатлары: укучыларны Ватан кинематографы тарихы һәм илебездә төшерелгән данлыклы фильмнар белән таныштыру; илебез мәдәнияте, туган илебез киносы, аның бөек тарихын тудырган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, кино индустриясе белән бәйле һөнәрләр турында күзаллау булдыру. Класс сәгатендә укучылар белән кино турында сөйләштек, интерактив уеннар үткәрдек.
-
Татарча диктант 13.10.2023

Бүген мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы “Татарча диктант – 2023” бөтендөнья акциясендә катнашып диктант язды. Милли орнаментлы калфак һәм
түбәтәйләр кигән егетләр һәм кызлар, укытучылар, тәрбиячеләр әлеге акциядә бик теләп катнаштылар.
-
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе 10.10.2023

Мәктәбебезнең "SMS- балаллар" оешмасы "Елмаюың белән бүлеш" акциясе уздырды.Балалар елмаюы көзге көнне яктыртып җибәрде,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
-
Мөһим сөйләшүләр 09.10.2023

Бүген “Мөһим әңгәмә” вакытында , укучылар белән класс коллективындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшенде. Алар психолог киңәшләрен тыңладылар, нәтиҗә ясадылар.
-
Сәхнәдә - Р.Батулланың "Албасты" әсәре 07.10.2023

Мәктәбебезнең "Хыял"театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр күренекле драматург Рабит Батулланың "Албасты"пьесасы буенча спектакль куйдылар.Әсәрдә әйтелгәнчә, табигать, аның матурлыгын саклау- һәркемнең изге бурычы.Укучылар, укытучылар яшь артистлар чыгышын алкышларга күмделәр,иҗади уңышлар теләделәр.
-
Яңа кинофильм карадык. 06.10.2023

9 нчы сыйныф укучылары талантлы режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч!"Истә!"дип исемләнгән татарча фильмын карап кайттылар.Авылдагы әби-бабасында яшәүче Илһамның тормышы аша авылдагы барлык проблемаларны,заманча тормышның барлык нечкәлекләрен яктырткан фильм укучылар күңеленә хуш килде.
-
Укытучылар көне 04.10.2023

Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә остазларыбызны котлап, укучылар бәйрәм оештырдылар.
-
Уроки Финграмотности-2023.
04.10.2023
04.10.2023 ученики 5-6 ых классов нашей школы приняли участие в мероприятии Онлайн-урок "Личный финансовый план. Путь к достижению цели"
организованный Банком России. Организатор мероприятия в школе : Кашшапов Фаниль Халилович.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2023

Октябрьнең беренче көне бик матур дата - Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне өлкән буынны, мәктәбебездә бик күп еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбызны, техперсоналларны бәйрәм белән котладык.
-
Мөһим сөйләшүләр. 02.10.2023

Һәр сыйныфта “Мөһим сөйләшүләр” проекты кысаларында “ Укытучылар көне” темасына танып белү әңгәмәсе үткәрелде.
















