Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Туган ил каян башлана?" 12.12.2023

Бүген мәктәбебездә " Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе җитәкчесе Р.Д. Мөхәмәдияров һәм аның урынбасары А.Г. Камаева укучылар белән очраштылар. Рамиль Данилович укучыларны районыбыздагы мәгариф өлкәсе, аның үсеше белән таныштырды.
-
«Правильное питание». 12.12.2023

В рамках недели здорового питания в 6 - 8 классах прошёл классный час «Правильное питание». Цель мероприятия: обратить внимание учащихся на секреты правильного питания, как основной составляющей здорового образа жизни. Отдельное внимание уделялось овощам и фруктам, как основополагающем правильного сбалансированного питания.
-
Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе 11.12.2023

Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белəн сəламəтлеклəренең ныклы бəйлəнештə булуын аңларга булышу максатыннан башлангыч класс укучылары белəн «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе» темасына тəрбия дəресе үткəрелде. Соңыннан укучылар туклану режимы, төрле ризыклардагы витаминнар турындагы белемнəрен кулланып дəфтəрлəрдə биремнəр башкардылар.
-
«ИХЛАС» онлайн мультимедиа мәктәбенең чыгарылыш кичәсендә. 08.12.2023

Бер ел дәвамында мәктәп укучылары өчен эшләгән «ИХЛАС» онлайн мультимедиа мәктәбендә чыгарылыш кичәсе уздырдылар. Чыгарылыш
кичәсе 8 декабрь көнне «Адымнар» мәктәбендә (Казан шәһәре, Бондаренко ур, 32 йорт) булды.Әлеге күләмле чарада мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф
укучылары Кәримова И. Һәм Кәримова Э. катнаштылар:күмәкләп башкарган иҗади эшләрен дә ала бардылар. «Балачак әдипләре» дип исемләнгән
проектта 6 нчы сыйныфтагы барлык укучылар да ел дәвамында даими катнаша килделәр.Нәтиҗәдә класска аталган дипломга,кыйммәтле истәлек
бүләгенә ия булдылар.
Кичәнең беренче өлешендә күренекле балалар язучылары белән аралашу,осталык дәресе алу мөмкинлеге булды.Ә аннары икенче өлешендә-
“Адымнар” мәктәбенең актлар залында бүләкләү тантанасында катнаштылар: “СалаваТIK» төркеменең матур җырларын тыңлап хозурландылар, кушылып биеделәр.
Әлеге чара да,Яңа елга әзерләнгән купшы Казан каласы да бик ошады.
-
"Милли бизәлештәге китапчык"районкүләм иҗади бәйгесе 05.12.2023

Мәктәбебез укучылары "Милли бизәлештәге китапчык"районкүләм иҗади бәйгенең татар халык әкиятләренә нигезләнгән "Җәелмә милли китапчык" юнәлешендә катнашып уңышларга ирештеләр. Үз яшьтәшләре арасында Ихсанова - 1 урын, Абдуллин - 2 урынга лаек булды. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез !
-
Мөһим сөйләшү. 04.12.2023

5 нче декабрьдә билгеләп үтелә торган Россиядә волонтер көненә багышланган “Без бергә” темасына дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында тематик әңгәмә узды. Бу дәреснең максаты – укучыларны волонтерлар эшчәнлеге белән таныштыру, ирекле эшчәнлек тәҗрибәсе туплауга ярдәм итү, игелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.дәрес барышында укучылар “Беренчеләр, Волонтер көне”видеоролигын карадылар, “Игелек чәчәге” биремен үтәделәр. Россия волонтерлары гимнын тыңладылар.
-
Билгесез солдат көне. 04.12.2023

3 декабрь – “Билгесез солдат көне”. Шул максаттан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар презентация буенча бу көн турында тарихи мәгълүматлар белән таныштылар. Илебез тарихының иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны меңәрләгән.
-
1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2023

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. Бу коточкыч авырудан үлгәннәрне искә төшерү, киләчәк турында уйлану. Һичшиксез, бу бөтен кешелекнең һичшиксез дошманы. Шуңа күрә без, бүген кешелеккә кушылабыз, бу нинди проблема икәнен искә төшерәбез. Бүген барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре узды.
-
«Мин- Арча баласы» медиафорумы. 01.12.2023

30 нчы ноябрь көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары “Мин –Арча баласы”дип исемләнгән медиафорумда катнашып кайттылар.Әлеге бәйгедә укучылар үзебезнең төбәгебез тарихы турында мәгъләматлар туплап,видеоролик эшләделәр. Эш нәтиҗәсе буенча безнең мәктәп командасы- җиңүчеләр рәтендә.Котлыйбыз!!!
-
30 нчы ноябрь – Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне 30.11.2023

30 нчы ноябрь – Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне.
Бу көнне мәктәптә Россия Федерациясе Дәүләт гербы көненә багышланган чаралар булды. 5-8 нче класс укучылары өчен “Россия гербын эзләүдә” дигән фотоквест үткәрелде. Укучылар Россия гербы тарихы, Россия Федерациясе дәүләт символлары турында сөйләштеләр.
















