Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
“Туган тел сагында” атналыгы 22.01.2024

Укучыларыбыз “Туган тел сагында” атналыгы кысаларында китапханәгә кунакка бардылар. КитапханәчеҖәләева Раушания балалар өчен “Тарихтагы эзләребез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Ул укучыларны Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа татарча китаплар, журналлар белән таныштырды, татар язучылары һәм аларның иҗаты турында сөйләде. Балалар үзләре теләгән китапларны өйдә укырга сайлап алдылар. Соңыннан табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр буенча ясалган викторинада катнаштылар.
-
Өмәдә 22.01.2024

Бүген мәктәп тирәсен кардан чистарттык. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 17.01.2024

Мәктәбебездә “ Башлангыч класслар атналыгы” кысаларында, 2-4 класс укучылары белән “Әйләнә - тирә” фәненнән ачык дәрес күрсәтелде.
-
Кардан чистарту 16.01.2024

6 нчы сыйныф укучылары янгын сусаклагычы тирәсен кардан чистарттылар.
-
Мөһим сөйләшүләр 15.01.2024

“Мөһим сөйләшүләр “ класстан тыш шөгылынең чираттагысы “Налог грамоталылыгы” темасына багышланды.
-
“Тату сыйныф серләре 12.01.2024

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары, сыйныфның әти – әниләр комитеты Маликова Г.Г. җитәкчелегендә “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының район этабында катнашып, матур чыгыш ясадылар.
-
Шашка, шахмат ярышы. 30.12.2023

Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбендә Арча районы мәгариф оешмасының профсоюз членнары арасында зона буенча шашка – шахмат ярышлары үтте. Безнең мәктәп коллективыннан призлы урын яулаучылар: Шакиров Р.Н.( 2 нче урын - шахмат ), Маликова Г.Г. (2 нче урын – шахмат), Горбатовская Р.Х.( 2 нче урын – шашка).
Котлыйбыз!
-
Яңа ел белән!!! 29.12.2023

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып! -
Белемнәрне тикшереп карау 27.12.2023

Буген 9 нчы класс укучылары сайлап алу фәннәреннән имтихан эшлэре эшлэп карадылар.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 26.12.2023

Мәдәният йортына районыбызның иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылары һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар җыелды. Алар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары Юсупова А., Хәлиуллина Л., Шамсутдинов А. та әлеге чарада катнашты.
Укучыларны Мәдәният йортының беренче катында әкият геройлары сәламләде. Икенче катта укучыларны чыршы тирәли әйләнеп җырлаулар һәм биюләр көтте.
Бәйрәмгә килүчеләргә "Югалган хатлар эзеннән" дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәттелде
















