• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: dsnaty.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Нижнеатынский детский сад"
Руководитель: Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог / 1 педагог

Детский сад

Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез.

Опубликовано: 15.02.2024

 Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты  белән  балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил иҗатын өйрәнү атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең  шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела.   Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек  илгә, халыкка  тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.                                                                

          Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган   “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре  әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар  төркеменнән  алып җитдирәк әсәрләрен  өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык  сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил  геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр.

            Муса Җәлил иҗатын  өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган  шигырьләре   туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы   шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә.  Балалар белән  Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар  өйрәнү  яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау, сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.    

             Без – җәлиллеләр, бу- безнең өчен горурлык. Шуның өчен дә без  каһарман шагыйрь иҗатын  икеләтә  күбрәк белергә,  балаларга тирәнрәк  өйрәтергә бурычлы. Бүгенге көндә безнең бер теләгебез бар : М.Җәлилнең бай иҗатына нигезләнеп, балалар өчен татарча мультфильмнар  да  төшерелсә , без бик шат булыр идек.Аның иҗаты моңа лаек.  Җәлил исемен киләчәк буыннарга тапламыйча, лаеклы рәвештә тапшырсак иде.

 

 


К списку новостей