Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Детский сад
Бездә кышлаучы кошлар.
Опубликовано: 15.01.2024Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көндә кунак булыгыз.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Бигрәк суык кышларын,
Белмим ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җаным асрау бар уем.
Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
Салкын дими, буран дими,
Чыркылдаучы әле без.
Башкаларны гына сыйлап
Мине оныта күрмәгез.
Кызылтүшем оялма,
Җим сибәмен бер оя.
Балан белән миләшне
Күптән ашап бетердек.
Безгә азык кирәк дип
Сезгә хәбәр китердек.
Күгәрченем гөр-гөр-гөр,
Җим сиптем менә күр-күр.
Күгәрчен тыныч көн күрә
Кешеләр белән бергә.
Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Бигрәк җитез өлгер ул.
Саескан ала канат,
Җим сибәм кабат – кабат.
Саескан гына димәгез,
Мин дә бик кирәкле кош.
Миңа да салкын куркыныч,
Бик авыр була бит кыш.
Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!
Ашагыз, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
К списку новостей