Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
1 нче апрель- кошлар көне 01.04.2016
Нәни дусларым (Л.Әмирханова)
Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр, беләм
-
1нче апрель-көлке көне))))) 01.04.2016
Ш.Галиев “Көлегез”
Кояш бөтен кешегә дә,
Бертигез көлеп карый.
Көлү бит ул гөнаһ түгел
Һәммәбезгә дә ярый.
Сау-сәламәт таза була,
Шаярган, көлгән кеше.
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше.
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә.
Тик үзебез генә калмыйк
Әй адәм көлкесенә.
-
Саф һава -тәнгә дәва! 31.03.2016
Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә.
-
30.03.2016
Җырла дисәләр җырлыйбыз
Ялындырып тормыйбыз.
Карап торыгыз безгә,
Җырлый-җырлый биибез.
-
Шашка уйныйбыз)))) 29.03.2016
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Дуслык көче))))) 25.03.2016
Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү, аларда бер- берсенә иптәшлек-дуслык хисләре тәрбияләү.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә
-
"Син яшисең безнең йөрәкләрдә!" 24.03.2016
“Тукай – мәңгелек” (Лилия Хамидуллина)
Тау битендә җиләк пешкән чаклар,
Яңгырлар да ява вакытында.
Су анасы чәчен тарый һаман,
Шүрәлесе һаман акыра.
Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,
Капчыкларын асып аркага:
Тормыш дәвам итә – яши Тукай,
Яши мәңге безнең арада.
Пар атлары җитез җилдерәләр –
Ишетелә тояк тавышы.
Күпме еллар, юллар үтелсә дә,
Онытылмый җанда сагышы.
Бөтендөнья татарлары бергә
“Туган тел”не җырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып.
-
Русский язык 24.03.2016
Тема:
«Сад и огород»
Цель:1.Обогащение активного словарного запаса существительными, обозначающими овощи, прилагательных, обозначающими признак и свойства предмета. 2.Закрепление умений согласовывать числительное с существительными.
-
22.03.2016
Иртәнге һава торышын күзәтеп, табигать почмагында билгелибез.
-
Мультфилмнар карыйбыз)))) 21.03.2016