Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Реҗим моменты))) 22.09.2016
Көзгегә карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле..
-
"Көз күчтәнәчләре" 21.09.2016
-
20.09.2016
“Адымнар нык,юллар имин булсын!”
Әти-әниләр өчен оештырылган конкурска алып килгән беренче эш.
( Якуповлар гаиләсе).
-
Гриппка каршы прививка)))) 19.09.2016
Бүген безнең балалар бакчасында балаларга гриппка каршы прививка ясалды.
-
Уйный -уйный үсәбез)))) 16.09.2016
Мин бит инде зур бала
Юкка еламыйм алай.
Көн буена уйныймын,
Уеннан hич туймыймын.
(Р.Валиева)
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына түгел, алар нәниләргә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнерәк танышырга ярдәм итә
-
15.09.2016
Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын.
Тешләрем тазарсын..
Авызым елмайсын,
Колгым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
-
!5 нче сентябрь - Абдулла Алишның туган көне 15.09.2016
Алиш абый ,сиңа олы рәхмәт,
Туган җирне мин дә бик сөям.
Моңа мине син бит,син өйрәттең,
Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Синең васыять – безнең томыш анты,
Синең каның безнең тамырда.
Изге исемең керде йөрәкләргә
Һәм мәңгегә шунда калыр да.
Абдулла Алиш балаларны бик яраткан,алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән.Алар мавыктыргыч тирән мәгънәле,җыйнак,музыкаль яңгырашлы.Аны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – әкиятләр.
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә -
Режим моменты. 14.09.2016
Рәсем ясыйм: зәп-зәңгәр күк,
Ак болытлар очалар,
Ә җирдә, яшел болында
Ак чәчәкләр үсәләр.
Ак болытлар, ак чәчәкләр,
Аклык, сафлык, чисталык.
Рәсемемдә бөтен дөнья
Калган кебек чистарып
-
Бездә бүген туган көн. 13.09.2016
Кадерле хезмәттәшебез Рәмзия апа !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
-
12.09.2016
Матур үтсен Корбан бәйрәмебез
Яңартылсын йола-гадәтләр
Ташып торсын өстәл өсләрендә,
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр