Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!!! 22.03.2017
Кыш беткәч, төннең озынлыгы көн белән тигезләшкәч, борынгы бабаларыбыз яңа ел башлана, дип санаганнар. Язны каршылап, йортттан-йортка кереп, яхшы теләкләр теләп йөргәннәр, Нәүрүз бәйрәме ясаганнар. Без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алдык һәм йорттан- йортка кереп ,матур теләкләр теләп йөрдек.
Ач ишегең керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!!! 22.03.2017
Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте, беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
Нәүрүз, Нәүрүз, хуҗалар!
Ага, эне, җиңгәләр!
Нәүрүз өйгә иңгәләр.
Бәйрәм мөбәрәк булсын!
Чип-чип, чибәрүк,
Йомыркасы югарук.
Ак тавык, күк тавык,
Ходай бирсен күп тавык.
-
Кисеп ябыштыру 20.03.2017
Тема:”“Язгы келәм””.Максат:1.Табигатьнең матурлыгын күрә, аңа соклана белү хисләре тәрбияләү.
2.Эстетик хисләр (композиция, төс, ритм) үстерү.
Коллектив композиция өлешләрен төзи белүләрен ныгыту.
3.Төрле кисү алымнарын кулла нырга, сурәтләрне квадратта, полосада симметрик урнаштырырга күнектерү
-
16.03.2017
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!!
Бүген безнең балалар бакчасына Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов Антон Юрьевич һәм ВДПО инструкторы Рахимова Миләүшә Гумеровна килде.Алар балалар белән янгын куркынычсызлыгын үтәү турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән викторина һәм кызыклы уеннар үткәрделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез , эшләрендә уңышлар телибез.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт))) 15.03.2017
Хәрәкәтнең бөтен төрен
Ясыйбыз сизмичә дә.
Үреләбез, иеләбез
Без эһ итмичә дә.
-
Режим моменты.)))) 14.03.2017
-
Әвәләү шөгеле))) 13.03.2017
“Кызыл калфак әбисенә күчтәнәчләр илтә”
1.Әдәби әсәрләр б-н кызыксынуларын арттыру.
2.Кеше фигурасын, аның характерлы үзенчәлекләрен күрсәтеп сурәтли белүләрен ныгыту.
Фигураны подставкада урнаштырырга , төрле әвәләү алымнарын кулланырга күнектерү.
3.Әвәләүдә әкият геройларын күрсәтә белергә, үзенең һәм иптәшләренең эшенә образлы бәя бирергә өйрәтү.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2017
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, әниләр,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!Ямь өстәсен бәйрәмегезгә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл әниләр
Котлы булсын язгы бәйрәмең.Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп ,
Яшәгез мәңгелек нур булып -
Әниемә бүләгем ))) 07.03.2017
-
Рәсем шөгеле. 06.03.2017
“Әни бәйрәменә картина”
Максат:1.Әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү
2.8- Март бәйрәменә матур картина ясау теләге уяту.