МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Саннар өйрәнәбез. 10.01.2025

Саннар өйрәнәбез. 4 саны.
Максат: математик күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү; берәмлекне кушу юлы белән , 4 саны барлыкка килүен күзаллауны формалаштыру. 4 саны белән таныштыру. Цифрны предметлар саны белән туры китерергә өйрәтү. 1дән 3кә кадәрле цифрларны белү һәм санау күнекмәләрен ныгыту. -
Часы науки. 09.01.2025

Часы науки.
Цветы лотоса.
Вырежьте из цветной бумаги цветы с длинными лепестками. При помощи карандаша закрутите лепестки к центру. А теперь опустите разноцветные лотосы на воду, налитую в таз. Буквально на ваших глазах лепестки цветов начнут распускаться.Это происходит потому, что бумага намокает, становится постепенно тяжелее и лепестки раскрываются. -
Китаплар иленә сәяхәт. 08.01.2025

Кышкы ялларда Айгизә вакытны бушка уздырмаган. Ул китапханәгә барып, төрле китаплар иленә сәяхәт итеп кайткан. Кызыклы әкиятләр, матур шигырьләр тыңлаган.
-
Балаларның кышкы яллары күңелле үтә. 08.01.2025

Нигамәтҗанов Раяз гаиләсе белән ялларын бик күңелле үткәрә. Матур урыннарны күреп, бизәлгән чыршылар, төрле сыннар янында истәлеккә фотоларга төшеп кайтканнар.
-
Күңелле уеннар - өстәл уеннары. 07.01.2025

Бакчабызда тәрбияләнүче Нигамәтҗанов Раяз ялларны файдалы итеп үткәрә. Бергәләп өстәл уеннары уйныйлар.
Балалар белән иң яратып уйнала торган уеннар-өстәл уеннары. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үз-үзен тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өстәл уеннары бала психикасына уңай йогынты ясый һәм балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, бергә күмәкләшеп уйнарга өйрәтә. -
Кышкы ялларны кызыклы, файдалы итеп үткәрәбез. 06.01.2025

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.





Кызларыбыз Гүзәл белән Ясминә бергәләп Кар бабай ясап куйганнар. Молодцы!


-
Саф һава - тәнгә дәва. 04.01.2025

Бакчада тәрбияләнүче кызларыбыз кышкы ялларда саф һавада уйнап, сәламәтлекләрен ныгыталар, организмнарын чыныктыралар. Кышкы табигатьне күзәтәләр.
-
Күңелле яллар. 03.01.2025

Яңа ел ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәбез. Минһаҗев Әхмәд абыйсы белән саф һавада уйный, чана шуа.





-
Яңа ел тәрәзәләре 02.01.2025

Яңа ел тәрәзәләре.
Бәйрәм вакытында бизәлгән тәрәзәләр ерактан ук матур булып, балкып торалар.





Тәрәзәләрен матур итеп бизәүче - Нигамәтҗанов Раяз. -
Яңа ел белән! 01.01.2025

Аклык-сафлыкка төренгән, энҗе-мәрҗәнгә күмелгән, шатлык-бәхеттән үрелгән Яңа ел белән котлыйбыз!
Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, эшләрегез һәрвакыт уң булсын.
Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.









