Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әкият сәхнәләштерәбез 23.03.2016

Максат:Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру.Аларның күзәтүчәнлеген,иҗадилыкларын үстерү.
-
Өстәл уеннары уйныйбыз 22.03.2016

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.
Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.
-
Урамда уйнавы күңелле 21.03.2016
Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Спорт элементлары кергән уеннар: хоккей, футбол, бадминтон балаларгабигрәк тә нык ошый. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим. Хәрәкәтчән һәм аз хәрәкәтчән балалар белән төркемләп эшләү тәрбиячедән күнегүләрне, җиһазларны җентекләп сайлауны таләп итә. -
Өстәл уеннары уйныйбыз 18.03.2016

Максат:Домино уены аркылы балаларда юлда дөрес йөрү,юл билгеләрен аера белү,хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.
-
Физкультура белән шөгельләнәбез 17.03.2016

Максат:Предметлар арасыннан урап шуышу.Тизлек,көч,чыдамлылык сыйфатларын үстерү.
-
Хуш исле нәфис гөлләр 16.03.2016

Максат:Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.Бүлмә гөлләрен аера белү,аларның әһәмиятен аңлау.
-
Яз килүен сурәтлибез 15.03.2016

Максат:Балаларны әйләнә -тирә табигатькә игътибарлы булырга күнектерү.Композиция күнекмәләрен үстерү.
-
Кечкенәләр төркемендә тәҗрибә, 11.03.2016

Максат:Балалар белән агач яфракларының яралуын,суганның тишелеп чыгуын күзәтү.Күзәтүчәнлек,кызыксынучанлык сыйфатларын үстерү.
-
Cуган утырту 10.03.2016

Максат:Балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
-
Зурлар төркемендә Г.Тукай почмагы 09.03.2016

Максат:Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту,ихтирам хисләре тәрбияләү.















