Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 16.11.2016
Максат:Төрле формадагыпредмет өлешләрен кисеп,алардан сурәт төзи белүләрен,икегә бөкләнгән кәгазьдән симметрик өлешләр кисүне ныгыту.Активлык,иҗадилык,матур эшләрне аера белү,алар турында сөйләүне,күзаллауларын ныгыту.
-
Бездә бүген туган көн!))) 14.11.2016
Данис,сине чын күңелебездән Туган көнең белән котлыйбыз!
Син яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсың күгең.
Бәхетле балачак,озын гомер
Телибез сиңа бүген.
-
Семинарда. 10.11.2016
Бүген безнең тәрбиячебез Арчаның 5 нче номерлы "Кояшкай"балалар бакчасында "Федераль белем стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү ысулларына"темасына узган семинарда катнашты.
-
09.11.2016
Ноябрь - горбатый старичок,
Глаза - как льдинки, нос - крючок!
Взгляд недовольный и колючий,
Холодный месяц, в небе тучи.
Златую осень провожает,
А зиму белую встречает!
Меняет он тепло на холод
И устает - уже не молод!
Но ветер северный поможет:
Сорвет листву, в ковер уложит,
Укроет землю покрывалом,
Чтоб до весны не замерзала! -
"Домино"уеннары уйныйбыз. 08.11.2016
"Домино"уены балаларда зирәклек,коллективта үз-үзеңне тота белү сыйфатларын үстрә.Логик фикерләү сәләтен үстерә,хәтерне яхшырта.
-
Уенчыкларыбызны юабыз. 06.11.2016
-
6 нчы ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2016
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2016
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
Конкурс "Осенний калейдоскоп" 01.11.2016
Бүген Арча музыка мәктәбендә балалар бакчалары арасында "Осенний калейдоскоп"конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Безнең бакчадан Әюпов Р.И. 3-4 яшьлек балалар арасында "Иң яхшы картина"номинациясендә катнашып 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
-
Рәсем ясау шөгылендә 01.11.2016
Максат: балаларны бармак башлары белән рәсем ясарга, бармаклар белән буяуны алырга, ахыргы нәтиҗәгә сөенергә өйрәтү; төп төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт фөрмалаштыру; көнкүреш күнекмәләрен үстерү.