Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Воспитатель года-2017. 20.01.2017
-
Без әкиятләр укырга яратабыз. 17.01.2017
А.Алиш "Куян кызы".
Максат:Әкиятне аңларга,гади генә сорауларга җавап бирергә өйрәтү.
Кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту.
Олыларның сүзен тыңларга өйрәтү.
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.
Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән.
Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган.
Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерэ икэн. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк
йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.
- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,- дигән.
"Инде ни эшләргә?" - дип уйга баткан куян. "Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?"- дип кайгырган.
Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән- тиенне кургән. Ул куянга болай дигән:
- Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен "доктор Айболит"ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,- дигән.
Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, "доктор Айболит"ның өенә узе илтергә булган.
Куян кызын күтәргән дә "Айболит доктор "га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.
Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. "Балаларны чиратсыз карыйм мин",- дигән "доктор Айболит". Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. "Доктор Айболит" куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән:
- Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән.
"Доктор Айболит"ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.
-
Улиткалар) 16.01.2017
-
Иске Яңа еллар белән! 13.01.2017
-
Русский язык. 11.01.2017
Проект::Одежда и обувь.
Тема:Что можно одеть зимой,что осенью,а что летом
Задачи:Расширение и активизация словарного запаса детей.
Уточнение названий и назначений одежды.
Закрепление умения понимать и отвечать на вопрос:”кто,что делает?”. Развитие логического мышления,памяти.
Методическое пособие С.М.Гаффарова "Изучаем русский язык"
-
Салкын!) 09.01.2017
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
Яңа еллар белән! 31.12.2016Яңа еллар килсен бәхет алып,Яңа еллар килсен елмаеп.Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
-
Бездә бүген Чыршы бәйрәме. 27.12.2016
-
Кышкы күргәзмә. 22.12.2016
-
Чыршыбызны бизибез) 19.12.2016
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак, Бизэлгэнсен бу юлы,