Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Февраль аена сынамышлар.
28.02.2024
Февраль карга бай, апрель суга бай.
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар. - Ватанны саклаучы коне белэн ир-егетлэребезне! 23.02.2024
-
Акция "Благодарный выпускник"
19.02.2024
Хөрмәтле Кушлавыч балалар бакчасыннан тәрбияләнеп чыккан егетләр һәм кызлар! Шушы акциядә актив катнашып, безнең балаларыбызны сөендерүегезне көтеп калабыз.
-
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
15.02.2024
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.
-
Татарстан Республикасы гербы көне!
07.02.2024
Бүген, 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.
- Рәсем шөгыле. 05.02.2024
-
Февраль аена сынамышлар)
01.02.2024
- 2 февраль иртә белән кар яуса, ашлык уңар.
- 3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
- 7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
- 8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.
- 9 февраль агачлар бәскә төренсә — тиздән җылытачак.
- 12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак.
- 14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.
- 15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр
- 26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
- 27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.
- 28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
- Режим вакытларында) 30.01.2024
- Акция "Блокадный хлеб". 26.01.2024
-
25.01.2024
"ТУГАН ТЕЛЕМ САГЫНДА" акциясен дәвам итеп "Китап-безнең дустыбыз"дип исемләнгән темага балалар белән кечкенә китапчыклар карау, китап барлыкка килү тарихы белән танышу.