Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Көз аена сынамышлар. 04.09.2023
Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.
Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
Табигатькә бәйле сынамышлар
Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
-
1 нче сентябрь-Белем көне белән! 01.09.2023
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгәСары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Бакчага илтә юллар. -
12.06.2023
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2023
Балалар көне белән
(Наилә Аюпова)
Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү,
Нинди бәхет сөеп, сөелү,
Хисләр өермәсе, буранында
Үз якының өчен көенү.
Куанычым, юанычым, диеп
Нинди бәхет сөю балаңны,
Нинди бәхет картлык көннәрендә
Тәрбияләү газиз анаңны.
Нинди бәхет − бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым — балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.
Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең. -
Уенчыкларыбызны юабыз!) 31.05.2023
-
Утренний фильтр. 29.05.2023
Утренний фильтр в детском саду проводится медработником, в ином случае – воспитателем. Перед тем, как воспитатель принимает в группу ребенка, проводится внешний осмотр, измерение температуры тела ребенка, задаются уточняющие вопросы о состоянии здоровья. Если ребенок здоров – он остается в детском саду, в противном случае – отправляется домой с родителем. Каждый день заполняется журнал утреннего осмотра, в котором фиксируются его результаты.
-
Чыгарылыш 2023! 26.05.2023
Туган йорттай ул кадерле
Һәм якын күңелләргә.
Ничек кенә хушлашасы?
Китәсе килми бер дә.
Нишлисең бит, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.
Хушлашабыз бакча белән –
Сау булыгыз, апалар.
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар. -
“Юлда акыл да кирәк” ! 24.05.2023
Бүген, башлангыч класста укучы абый-апаларыбыз “Юлда акыл да кирәк” дигән чара уздырдылар. Безнедэ кунакка чакырдылар.Шулай ук кунакка участок инспекторы Ибрагимов Альмир Алмазович та килгән иде.Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.
Шәһәрдә дә, авылда,
Болында да, урманда,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен! -
"Соңгы кыңгырау"бәйрәме! 23.05.2023
Бүген барлык мәктәпләрдә, шулай ук безнең мәктәптә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш класс укучыларына алда торган имтиханнарда уңышлар телибез. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Көмеш тавыш тыңлый
Йөрәкләрдә чыңлый.
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
Якты юллар теләп
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
-
Режим моментларында) 22.05.2023