Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Тозлы камыр белән эшләү. 14.03.2023
Тозлы камырдан әвәләп ясауга кызыксыну уяту.
-
Кисеп -ябыштыру. 13.03.2023
Кисеп-ябыштыру турындагы белемнәрен ныгыту,камилләштерү.
-
"Неопалимая купина" бәйгесендә катнашабыз. 10.03.2023
-
"Неопалимая купина" бәйгесендә катнашабыз. 10.03.2023
-
Математика шөгыле. 09.03.2023
Максат:
- Балаларның әйберләрнең зурлыклары, геометрик фигуралар , саннар турында белемнәрен ныгыту.
- Тирә-юньдә ориентлашуны, тәүлек вакытларын әйтә белүне күнектерү.
- Төрле уеннар аша күңел ачу кичәсенә кызыксыну уяту, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф булдыру.
-
8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2023
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын! -
Әниләребезне кунакка чакырдык) 07.03.2023
Сөйкемле әниләр, назлы әбиләр, газиз сабыйлар! Сезне бүген барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 март белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!
Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә,
Һәр чәчәкнең аның төсе бар.
Сөйкемсез сөяк буламы?
Һәркемнең әнисе бар.
Бәләкәйне бәләкәй дия күрмә,
Газиз җанын бирер кеше бар.
Кеше бәләкәй буламы?
Кешенең әнисе бар.
-
Татар халык уены 03.03.2023
Татар халкының бик күп уеннары бар. Менә шулар арасыннан җырлы-биюле "Чума үрдәк,чума каз" уенын уйнадык.
«Чума үрдәк, чума каз»
Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
... үзенә иптәш эзли,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
...не ярата шул, ярата.
Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.
Уен шулай дәвам итә.
-
Язга халык сынамышлары. 02.03.2023
Халык сынамышлары
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
-
Язның беренче көне белән!) 01.03.2023
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.