• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64
Телефон: +7(843)-669-46-72
E-Mail: Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Хасаншаихская ООШ».
Руководитель: Саляхов Шамиль Вилович
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 54 учащихся
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Хасаншаихская ООШ"

ГТО нормативларын үтәү

Опубликовано: 14.10.2020

ГТО – ул физик әзерлек программасы. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” программасы безнең туган илебез Советлар Союзы дип аталган чорда барлыкка килгән. Ул 1931 елдан 1991 елга кадәр гамәлдә була.Анда 10 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан. ГТО программасының максаты: халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, патриотик тәрбия бирү, яшь буынны хезмәткә һәм Ватанны саклауга корылган. Ул вакытларда ГТО нормативын үтәү халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казана. Бар халык бик теләп катнаша. ГТО значогына лаек булу һәм аны тагып йөрү олы дәрәҗә саналган. Менә СССР вакытында беренче значоклар шундый рәвештә булган. 1934 нче елларда 3 млн. кешедә ГТО значогы булса, 80 нче елларда 230 миллион кеше значок алуга ирешә.ГТО значогыннан - Олимпия медаленә!” лозунгысы яшьләрне, балаларны зур җиңүләргә рухландыра. Значокны алу өчен совет гражданнары йөгерү, йөзү, чаңгыда узышу, ату буенча һ.б. нормативлар үтәргә тиеш булалар. Кызганычка каршы, 1990 нчы елларда ГТО онытыла. Компьютер технологияләренең үсеше, халыкның интернет белән мавыгуы спортны оныттырды, аз хәрәкәтләнүгә китерде. Бу яшьләрнең һәм балаларның физик әзерлегенә һәм сәламәтлегенә начар йогынты ясады. Күп кешенең хроник авырулардан интегүенә, артык гәүдә авырлыгы туплауга китерде.  Шушы проблеманы хәл итү өчен 2014 нче елда Россия президенты В.Путин ГТО системасын яңадан кайтару турында указга кул куйды. Ул бүгенге көндә балаларның хроник чирләрдән интегүен әйтте, массакүләм һәм балалар спортының җитди үзгәрешләр таләп итүен билгеләп үтте. ГТО - яңача расшифровкасы - «Горжусь тобой, Отечество!»-«Ватаным-горурлыгым!» Бу лозунг Россия гражданнары өчен якынрак та, чөнки ул Ватанпәрвәрлек хисе белән бәйләнгән. ГТО нормативларын үтәүдәге уңышларга карап, алтын значок, көмеш значок, бронза значок белән бүләкләү каралган.  Бу значокларга ия булу 2015 нче елдан башлап, югары уку йортларына укырга керүчегә өстенлекләр, ягъни өстәмә баллар бирә.Татарстан Республикасы ГТО нормаларын сынап караучы төбәкләр исемлегенә кертелде.



К списку новостей