• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64
Телефон: +7(843)-669-46-72
E-Mail: Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Хасаншаихская ООШ».
Руководитель: Саляхов Шамиль Вилович
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 54 учащихся
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Хасаншаихская ООШ"

Күңелле очрашу

Опубликовано: 06.02.2020

Бүгенге көндә татар эстрадасында лаеклы урынын тапкан Илназ Гарипов бүген узенең яраткан Хәсәншәех мәктәбенә кунакка килде. Һәркем  өчен дә бик файдалы, мавыктыргыч, тәрбияви җылы очрашу булды ул. Илназ талантлы яшь җырчы гына түгел, күпкырлы шәхес буларак ачылды.  Илназның максатчан, яңалыклар белән кызыксынучан, тырыш булуын белсәк тә, бүген без аңа яңадан сокланмый кала алмадык. Төрле уен коралларында уйнавы белән укучылар күңеленә бер үтеп керсә, гаҗәеп фокуслары белән тагын таң калдырды. Боларга өстәп,  Илназның тирән фикерле булуы, аек акыл белән эш итә белүе, вакыйгаларга дөрес бәя биреп, укучыларга файдалы киңәшләр әйтүе, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүе – болар барысы да авылдашыбызның чын ир-егет булуын раслады. Илназ һәр мавыгуын әйткән саен, балаларга Интернеттан файдалы, кирәкле мәгълүматны эзләгез, өйрәнегез, анда барысы да аңлаешлы диде. Алдыгызга максатлар куеп яшәгез, эзләнегез, тырышыгыз, бервакытта да куркып, тукталып калмагыз дип өстәде.

Очрашуда Илназ мәктәп белән бәйле хатирәләрен яңартты, беренче укытучысы Энҗе Габдуллаяновна, класс җитәкчеләре Эльфира Дилфатовна, Фәния Таһировна, Илназ  белән бергә эшләгән, конкурсларга әзерләгән педагог-оештыручы Тәнзилә Габдрахмановналарга ихлас рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен теләде. Үз чиратында Фәния Таһировна да укучысының аралашучан, актив булуын, укытучыларга булган хөрмәтен җылы итеп искә алды, аның белән бәйле куңелле вакыйгаларны да бәян итте. Мәктәп директоры Шамил Вилович Илназның кечкенәдән сәләтле булуын, тормышта үз юлын табуына, гади авыл егетенең үз тырышлыгы белән профессиональ артист дәрәҗәсенә күтәрелүенә соклануын белдерде.

Укучылар биргән сорауларга да яраткан җырчылары бик рәхәтләнеп җавап бирде, күңелле итеп аралашты. Аның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен күзәтеп, йотылып тыңлады балалар. Бүген Илназ аларның кумирына әйләнде. Ә инде укытучылар коллективы һәрвакыттагыча яшьләрнең уңганлыгына, булганлыгына, тәрбияле булуына куанып-сокланып, Илназга зур уңышлар теләде.



К списку новостей