Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Район буенча бадминтон ярышы 21.12.2019
Гайнуллин Илгиз Ильясович истәлегенә оештырылган район бадминтон ярышында безнең мәктәп командасы 1нче урынны яулады.
Галиев Ислам, Гафетдинов Айзат, Хаҗиева Ландыш — 1нче урын.
Нәбиев Наил, Гафетдинов Раил —2нче урын.
Гарифуллин Алмас, Сабирова Динә, Хамидуллина Камилә, Гарипова Руфина — 3нче урын.
Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын сезгә! -
12 декабрь- Россия Федерациясе көне 12.12.2019
12 декабрь 2017 ел., сишәмбе. Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте.
-
Яшь гражданнар форумы. 10.12.2019
-
Ватан геройлары көне 09.12.2019
Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Әлеге дата уңаеннан, укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды,тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Количество свечек зависит только от тебя 05.12.2019
В нашей школе прошла акция " Количество свечек зависит только от тебя"
-
Мәһдиев укулары 04.12.2019
"Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевның 90 еллыгына багышланган v Районара Мәһдиев укулары" ның " Шигърият бакчасында" юнәлешендә безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укчысы Закиева З. җиңү яулады. Зилияне һәм аның җитәкчесе Нуриева Т.Г. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар җыелышы 03.12.2019
3 нче декабрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды.Башлангыч сыйныф укытучысы Таҗиева Г.С. " Әти-әниләрнең бурычлары һәм укучыларның хокуклары" дигән темага бик эчтәлекле чыгыш ясады.Мәктәбебез директоры Саляхов Ш.В. үз чыгышында ата-аналарны чирек йомгаклары, киләчәккә бурычлар белән таныштырды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гафетдинова Э.Д. мәктәптә уздырылган тәрбияви чараларның мөһимлеген азсызыклады.Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте - уку,тәртип мәсьәләләре каралды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 02.12.2019
Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе "Сәйяр" республика театр фестиваленең I этабында " Сәхнә асылы" номинациясендә җиңү яулады. Нуриева Т. Г. җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары " Авыл эте Акбай эте" әкиятен сәхнәләштергән иде. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Добрые крышечки" 28.11.2019
Мәктәбебездз әлеге акция дәвам итә.
-
Акция "Посвящаю маме" 28.11.2019
В школе прошла Республиканская акция, приуроченная празднованию Дня матери. Акция призвана способствовать формированию патриотических ценностей в обществе через активное вовлечение молодежи в деятельность по воспитанию любви и уважения к матери.