Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
11.01.2018
11 января в школе активисты детской организации «Дуслык» провели акцию «Дерево благодарности», приуроченную к Международному дню «Спасибо». В акции приняли участие учащиеся 1-7 классов. На уроке организаторы зачитали рассказ, после чего провели беседу на тему значимости слова «Спасибо» в повседневной жизни. В конце урока учащиеся написали слова благодарности на листочки и закрепили на «дереве благодарности». -
10.01.2018

Бүген 1 нче класста укучылар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар.
-
06.01.2018

Шашка ярышлары.
5 нче январь көнне Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз членнары арасында финал ярышлары үткәрелде. Анда Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынны яулады. Аны бу зур җиңүе белән чын күңелебездән котлыйбыз!
-
05.01.2018

Бүген мәктәбебездә "Барыбыз да чаңгыга !" исемле чара узды. Барлык укытучылар һәм укучылар әлеге чарада актив катнашты.
-
04.01.2018

Волейбол түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз ярышка әзерләнә.
-
04.01.2018

Шашка ярышлары.
4 нче январь көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары узды-рылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныф-лар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында иң көчле уенчылар билгелән-де.
1-2 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Яңа Кырлай мәктә-беннән Ландыш Гәлимуллина . Икенче урында Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова, 3 нче урынга Арчаның 1 нче мәктәбеннән Эльвина Сабирова лаек булды.
Малайлар арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында Кәче мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин. Носы мәктәбеннән килгән Фәннүр Рәхмәтуллинга 3 нче урын бирелде.
3-4 нче сыйныф кызлары арасында иң көчлесе- Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова. 2 нче, 3 нче урыннарда Кәче мәктәбеннән Зәринә Гыйльметдинова һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән Ралина Хәбибуллиналар.
Малайлар арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады. 2нче, 3нче урыннарны Арчаның 2 нче мәктәбеннән Булат Хәлиуллин һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов бүлештеләр.
5-7 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева. Түбән Аты мәктәбеннән Алинә Шәмсиева һәм Лесхоз мәктәбеннән Нәргизә Зиннатовалар 2 нче, 3 нче призерлар булдылар.
Егетләр арасында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов җиңеп чыкты. Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закиров 2 нче урында. Носы мәктәбеннән Илшат Сафиуллин 3 нче булды.
8-11 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 2 нче мәктәбеннән Чәчкә Зәйнуллина күтәрелде. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Фирүзә Минҗанова 2 нче урынны яулады. Яңа Кишет мәктәбеннән Диләрә Гайфуллина 3 нче урында.
Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-Яңа Кишет мәктәбеннән Салават Сабирҗанов һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигаповлар.
Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.
Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның 3 нче мәктәбе.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче, Яңа Кишет мәктәбе 2 нче, Носы мәктәбе 3 нче урыннарны алдылар.
Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе. Арчаның 2 нче һәм Арчаның 1 нче мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар.
Призлы урыннарны алган укучыларны, мәктәпләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин), балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин. (Материал “Арча”радиосына, “Арча хәбәрләре” газетасына бирелде)
-
29.12.2017

Безнең укытучылар "Университет талантов" та.
-
Имтиханга әзерлек 27.12.2017

Каникул көннәрендә 9 нчы класс укучылары имтиханга әзерләнә.
-
Шахмат, шашка ярышлары 26.12.2017

Шахмат, шашка буенча зона ярышлары булып үтте.Безнең мәктәп укытучылары 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
25.12.2017

Укучыларыбыз каникул көннәрендә дә мәктәпне онытмыйлар, алар мәктәптә оештырылган түгәрәкләргә йөриләр.










