Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
"Солдат буласым килә..." 25.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары арасында "Солдат буласым килә" конкурсы үтте. Укучылар төрле сынаулар аша үттеләр. Алар самолёт та очырдылар, шәфкать туташы да булдылар, сазлык аша да үттеләр, үзләрен төрле яктан сынадылар.
-
23.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл яны чистартылды.
-
Бәйрәм белән , кадерле әтиләребез! 23.02.2019

-
Тимурчылык эшен дәвам итәбез... 22.02.2019

-
Очрашу... 21.02.2019

Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе бар, кадер-бәясе , хөрмәте бар. Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!
21 нче февраль көнне Кәче төп гомуми белем мәктәбендә “Туган тел” көненә багышланган язучылар һәм сәнгать әһелләре белән бик матур очрашу кичәсе узды. Кичәдә мәркәзебездән килгән хөрмәтле кунакларыбыз: татар поэзиясендә үз урын алган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, якташыбыз Арча районы Шура авылында туып-үскән Галиәхмәт ага Шаһи һәм Татарстанның атказанган артисты, яраткан җырчыбыз, доцент Люция Хәсәновалар катнашты.
Кунаклар үз чыгышларында туган телне сакларга өндәделәр, аның никадәр дәрәҗәдә кыйммәтле булуын ассызыкладылар. Кичә укучыларның туган тел турындагы шигырьләре, җыр һәм биюләре белән үрелеп барды. Бу очрашу һәркем күңелендә якты, матур истәлек булып сакланыр.
-
"Аҗаган " уеннары... 20.02.2019

Мәктәбебез командасы "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннарының зона этабында 4 нче урын алдылар. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз.... 20.02.2019

-
Физик тәрбия фәне атналыгы...
19.02.2019
Мәктәбебездә физик тәрбия фәне атналыгы башланып китте. Атналыкта эш түбәндәге тәртиптә алып барыла:
Мәктәптә
физик тәрбия фәне
атналыгы
Үткәреләсе чараларның графигы
№
Үткәреләсе чара
Үткәрү вакыты
Катнашалар
Җаваплы
1
Атналыкны ачып җибәрү. Иртәнге линейкада атналыкның әһәмиятен, нинди чаралар үткәреләчәген аңлатып үтү.
18.02
1-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар
Зәйнуллин Х.Х
2
Спорт темасына сконвордлар чишү.
18.02- 22.02
1-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар
Зәйнуллин Х.Х
2
Кышкы ГТО нормативлары алу. Отжимание һәм чаңгы буенча нормативлар.
18.02-22.02
1-9 нчы сыйныф укучылары
Физик тәрбия укытучылары
4
Мәктәп командасын район күләмендә үтәчәк “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарына әзерләу һәм катнаштыру
18.02-20.02
5-8 нче сыйныфлардан 10 укучы
Зәйнуллин Х.Х
5
Физик тәрбия фәненнән мәктәп күләмендә ачык дәрес.
21.02. 3 нче дәрес
5 нче сыйныфта
5 нче сыйныф укучылары, укытучылар
Зәйнуллин Х.Х
6
Районыбызның иң көчле спортчылары турында мәгълүмат – конкурс.
18.02-22.02
1-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар
Зәйнуллин Х.Х
7
Район күләмендә үткәрелгән “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары төрләрен мәктәп күләмендә күрсәтү.
22.02
5-8 нче сыйныфлардан 10 укучы
Зәйнуллин Х.Х
8
Атналыкка нәтиҗә ясау.
22.02
1-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар
Зәйнуллин Х.Х
-
Шашка ярышы 18.02.2019

16 нчы февраль көнне Биектау районында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында шашка буенча Татарстан республикасы чемпионаты үтте. Әлеге ярышта мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Х.Х. та катнашты. Арча районы командасы иң көчле 10 команда арасына керде.
-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел... 15.02.2019

Герой-шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 113 тулу уңаеннан башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларыбыз шагыйрьнең биографиясе, гаиләсе, шигырьләре белән таныштылар, үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.










