Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Лагерьның уналтынчы көне... 16.06.2019

"Әкияттә кунакта..." Укучыларыбыз үзләре белгән әкиятләрне сәхнәләштерделәр.
-
Лагерьның унбишенче көне... 15.06.2019

Сугыш...
Бу сузне ишеткәч тә, күз алдына коточкыч вакыйгалар, Туган илне фашистлар кулына бирмәс өчен киткән һәм яңадан кире өйләренә әйләнеп кайта алмаган ирләр, уллар, аларны өзелеп көткән ялгыз аналар, тол хатыннар килеп баса.
Тарихыбызда булып узган бар сугышларның да иң авыры — бөтен дөньяны тетрәткән һәм халкыбыз язмышында тирән эз калдырып үткән Бөек Ватан сугышы бервакытта да онытылмас.
Еллар үтте. Дөнья үзгәрде. Хәзер инде баш өстебездә дошман самолетлары да очмый, җиребезне дер селкетеп танклар да гизми, адым саен бомбалар да шартламый... Тик хәтердә әле ул еллар, хәтердә...
Әйе, без җиңдек. Дошман безнең рухыбызны сындыра алмады. Тик бу җиңү бик кыйммәткә төште. Миллионнарча кешеләрнең гомерләре, аналар сагышы, ятим калган балаларның күз яшьләре бәрабәренә яулап алынды бу Җиңү.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авыллдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.
-
Лагерьның ундүртенче көне... 14.06.2019

Бүген без " Знай, помни, выполняй..." дип аталган чара уздырдык. Әлеге чара укучыларның үзләрен юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләрен искә төшерү, үтәү максатыннан үтте. Чарада юл элементларын, җәяүленең юл аркылы чыгу урынын, аның билгеләрен, юл чаты төрләрен, светофор һәм аның сигналларын, хәрәкәт күрсәтүче сигналларны, велосипедта ххәвефсез йөрү кагыйдәләрен, тимер юл белән бәйле билгеләрне искә төшердек.
-
Лагерьның унөченче көне 13.06.2019

Арча педагогия көллиятендә 1999 елдан «Әлифба» музее эшли. Музей бай тарихи фондка ия. Биредә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларында уку-язуның килеп чыгышын чагылдырган 1226 экспонат урын алган. Музейда төрле графика һәм алфавит системалары турында мәгълүматлар күп.
Музейның барлыкка килүенә Арча педагогия көллияте укытучылары Сәләй Гатат улы Вәгыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Валитованың педагогик һәм фәнни эзләнүләре сәбәпче була. Алар 1965 елда татар мәктәпләре өчен бастырылган “Әлифба” китабының авторлары. Шулай ук музейда алар тарафыннан язылган 43 китап урын алган, алар арасында китаплар, методик әсбаблар һәм башкалар. Музей район һәм республикабазның мәдәни тормышында зур урын алып тора.
Бүген без әлеге музейда булдык. Музей җитәкчесе Дамир Гыйлемшәехович әлеге музей турында күп мәгълүмат җиткерде, укучыларның сорауларына төгәл җаваплар бирде. Музей безгә бик ошады...
-
Лагерьның уникенче көне 12.06.2019

12 июня стало праздничной датой с 11 июня 1992 года, по постановлению Верховного Совета Российской Федерациикак «День принятия Декларации о государственном суверенитете Российской Федерации». 25 сентября того же года были внесены соответствующие изменения в Кодекс законов о труде. 12 июня 1998 года Б. Н. Ельцин в своём телевизионном обращении предложил переименовать праздник в «День России». Официально это название было присвоено с принятием нового Трудового кодекса в 2002 году.
В День России в Кремле Президент России вручает Государственные премии Российской Федерации. В Москве на Красной площади проходят торжества, которые завершаются праздничным салютом.
-
Лагерьның унберенче көне... 11.06.2019

Бүген бездә "Модалар "көне...
-
Лагерьның унынчы көне.... 10.06.2019

Бүген укучыларыбыз ГТО нормативлары тапшырды... Соңыннан яраткан уеннарын уйнадылар.
-
Лагерьның тугызынчы көне... 09.06.2019

Авыл мәдәният йортында булдык. Мәдәният йорты директоры Шәйдуллина Г. укучыларыбызны үзләренең эше белән таныштырды, балаларны төрле чараларда катнашырга чакырды, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
-
Лагерьның сигезенче көне... 08.06.2019

"Индеецлар көне"...
-
Лагерьның җиденче көне... 07.06.2019

Укучыларыбыз бүген медпунктта һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар...










