Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
18.07.2019

Мәктәп бакчасында эш дәвам итә...
-
28.06.2019

Мәктәбебезнең технология укытучысы "Без Тукай оныклары" лагерендә "Калфак" чигү буенча мастер класс үткәрде.
-
Котлыйбыз... 26.06.2019

Хөрмәтле Роза Габделхаевна !
Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез- 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен телибез. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп, хәерле гомер кичерергә язсын.
-
26.06.2019

Мәктәбебезнен 9 нчы сыйныф укучылары барысы да Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып кулларына аттестат алдылар. Аларга алдагы тормышларында уңышлар телибез.
-
25.06.2019

Арча шәһәрендә WorldSkills ( эшче һөнәрләр буенча 45 нче дөнья чемпионаты) флагын каршы алу.
-
Лагерьның егерме беренче көне... 21.06.2019

22 нче июнь- хэтер һәм кайгыны уртаклашу көне. Без дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык...
-
Лагерьның егеренче көне... 20.06.2019

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.
Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.
Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.Безнең лагерьда да әлеге бәйрәмне яратып үткәрдек.. -
Лагерьның унтугызынчы көне... 19.06.2019

"Тамчыкай" лагеренда "Күңелле стартлар" уены...
-
Лагерьның унсигезенче көне... 18.06.2019

Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр,зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр.Җөмһүриятебездә Идел,Чулман,Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап һәр вак чишмәнең исеме бар. Ә нәрсә соң ул чишмә?
Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.Идел, Чулман (Кама) кебек мәһабәт елгалар да кайчандыр кечкенә генә , бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.
Без бүген авылыбыз чишмәләренә сәяхәт иттек. Чишмә тирәләрен чүпләрдән чистарттык, янына утыртылган чәчәкләргә су сиптек. Соңыннан саф чишмә суыннан авыз иттек...
-
Лагерьның унҗиденче көне... 17.06.2019

Укучылар үзләре яраткан әкият, мульфильм геройларын рәсемгә төшерделәр. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды, иң уңышлы рәсемнәр атап үтелде.










