муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Тиздән кыш җитә 19.11.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саф һавада сезонлы үзгәрешләрне күзәтәбез. Балалар бакчасы территориясендәге агачларның исемнәрен ачыклыйбыз. Танып белү эшчәнлегенә нигезләнеп, агачларның биек, ә куакларның тәбәнәк икәнлекләрен чагыштырабыз. Бу бер яктан сүз байлыгын арттырса, икенче яктан балаларның сөйләм телен үстерүгә дә зур этәргеч ясый, экологик тәрбия бирә.
-
Әкиятләр яратабыз 17.11.2015

Сөйләм телен үстерү шөгылендә әкиятләр укырга яратабыз. Шул әкиятләрдәге уңай һәм тискәре персонажларны билгелибез. Ни өчен дөрес эшләмәгән, үзеңне ничек үзгәртеп була дигән сорауларга бергәләп җавап эзлибез. Үзебезгә ошаган әкитяләрне рәсемдә дә сүрәтләргә яратабыз. Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән матур әкият геройлары ясыйбыз.
-
Бергәләп эшләргә яратабыз 13.11.2015

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү никадәр иртәрәк башланса, ул шулкадәр отышлы булачак. Бүлмәдә генә түгел, саф һавада уйнаганнан соң да уенчыкларны бергәләп тәртипләп тезеп куярга өйрәтеп, без нәниләрне хезмәт белән тәрбиялибез. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу эшне аеруча яратып башкара. Нәниләр белән бергәләп эшләү аларда берьяктан бердәмлек хисләре тәрбияләсә, икенче яктан, нәниләргә карата хөрмәт тә уята. Балалар кече яшьтән үк хезмәтне яратып үссеннәр өчен тырыша тәрбиячеләребез.
-
Тирә-юнь белән танышабыз 12.11.2015

Тирә-юнь белән танышу шөгылен саф һавада дәвам итеп табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез. Агачларны танып, исемнәрен дөрес итеп әйтү безнең белемебезне арттыра. Агачлардагы үзгәрешләрне һәрдаим күзәтеп тору - балаларның яраткан шөгыле. Каен агачының кәүсә, ботак, яфрак өлешләрен балалар үз куллары белән тотып карап, андагы үзгәрешләрне ачыклыйлар. Тәрбияче сөйләвен тыңлагач, балалар каен агачының дәва үзлекләренә ия булганлыгын да белделәр. -
Саф һава- тәнгә дәва 11.11.2015

Саф һавада шундый рәхәт
Бергәләшеп уйнарга.
Тизрәк тау өелсен иде
Безгә чана шуарга.
Чаналар да күптән әзер
Кыш җиткәнен көтәбез.
Ап-ак карда тәгәрәшеп
Таза булып үсәрбез. -
Юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйк! 09.11.2015

-
Габдулла Тукайнын тууына 130 ел. 05.11.2015

-
Иртәнге әңгәмә. Тема: "Дүртаяклы дусларыбыз" 03.11.2015

-
Зурлар төркемендә зурлык төшенчәсен өйрәнәбез 29.10.2015

-
Математика шөгыле 23.10.2015




