муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Мәктәпкә зерләнәбез 07.12.2015

Рәсемнәрне карый-карый, бармак белән саный-саный, без мәктәпкә барырга әзерләнәбез. Ә саннар искитәрлек, аларны кушып та, алып та, берәм-берәм язып та була икән. Әйбәтләп өйрәнсәк, без бервакытта да югалып калмабыз. Бүгенге дәрестә без саннарны зурлыклары буенча чагыштырып карадык.
-
Кыш бабайга хат яздык 04.12.2015

Тиздән Яңа ел. Яңа елны яшел чыршыдан һәм Кыш бабабыздан башка күз алдына да китереп булмый. Сөйләм теле үстерү шәгылендә без үзебезнең теләкләребезне әйтеп Кыш бабабызга хат яздык. Аны бакчабыздагы чыршы төбенә куйдык. Менә озак та тормас бу матур чыршы безнең бүлмәбезгә бәйрәмгә килер. Әлбәттә инде, без көткән бүләкләр белән Кыш бабабыз да озак көттермәс.
-
Машинага һәйкәл 03.12.2015
Хәзерге тормышыбызны транспорт чараларыннан башка күз алдына китерүе дә авыр. Юл билгеләрен өйрәнү вакытында без төрле транспорт төрләре белән танышабыз. Үзебезгә ошаган машинага һәйкәл куйдык. -
Юл хәрәкәте иминлеген онытмыйбыз! 02.12.2015

һәлакәтләре күп очракта кечкенә җәяүлеләр аркасында барлыкка килә.Рәсем шөгыле вакытында без бу белемнәребене ныгытабыз.
-
Саф һавада уеннар 01.12.2015

-
Әниләребез- кадерлеләребез, сезне чн күңелебездән әниләр көне белән котлыйбыз! 27.11.2015

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен без Әниләр көне буларак билгеләп үтәбез. Шушы бәйрәм уңаеннан әниләребезгә үз кулларыбыз белән бүләк ясадык, аларга изге теләкләр юлладык.
Чын күңелемнән сиңа теләк телим –Озын гомерле бул, гел көлеп торҖылы нурың бер дә сүнмәсен. -
Тәрбияче ярдәмчесе Тәнзилә Котдусовнага - 55 яшь 26.11.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм - тәрбияче ярдәмчесе Саляхова Тәнзилә Котдусовнага 55 яшь. Без аны ике "5" ле куелган юбилее белән котлап, үзебезнең иң изге теләкләребезне җиткердек.
-
Канатлыдусларга булышыйк! 25.11.2015

Кыш килүне күптән көттек. Чөнки кыш җитү белән бөтен тирә-як ап-ак кар белән каплана. Ә безгә шул гына кирәк тә. Бакчада вакытта да, өйгә кайткач та рәхәтләнеп саф һавада чанада, чаңгыда шуып була. Без инде хәтта тимераякта да шуа алабыз. Спортны яратсаң гына таза-сау булып үсеп була. Безгә кышын бик рәхәт, ә менә канатлы дускайларыбыз өчен авыр көннәр башланды. Ләкин безнең кебек дуслары бар вакытта, аларның тамаклары тук булыр. Без аларны көн дә ашатабыз, күзәтәбез.
-
Уйлап тап! 24.11.2015

Иртән ирекле уеннар вакытында конструкторлар белән уйнап, без үзебезнең уйлау-фикерләү сәләтен үстерәбез. Беренче карашка гади генә күренгән конструктордан хәтта мульфильм геройларын да ясый балалар. Алар бу эшне күмәкләшеп эшләргә яраталар. Мондый уеннар дуслык хисләрен ныгыта, балаларны сабырлыкка өйрәтә
-
Юл тәртип ярата! 23.11.2015

Юл йөрү кагыйдәләре
Безнең иминлек өчен.
Өйрән син аларны дустым
Куеп бар булган көчең.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бүләк итеп алып килгән бу азбука ярдәмендә без юл билгеләрен өйрәнәбез. Бу машиналар белән дөрес хәрәкәт итеп, безнең булачак шоферлар киләчәктә юлда дөрес хәрәкәт итәргә, дөрес тизлек сайларга өйрәнәләр.



