Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
Руководитель: | Файзрахманова Гульназ Радиковна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 125 обучающихся |
У нас учат: | 18 педагогов |
Все новости детского сада
Чәчәкләр сере...
Опубликовано: 17.12.2024Бүген безнең бакчабызда бик тә матур , җылы, күңелле бәйрәм булып үтте. Мәктәпкә әзерлек төркемендә шагыйрә Дилә Абдуллина иҗатына багышланган "Чәчәкләр сере" исемле музыкаль-әдәби очрашу кичәсе узды. Дилә Вансит кызы шәһәребезнең Үзәк китапханәсенең өлкәннәр өчен хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли. Китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар иҗат итәргә, сценарийлар язарга ярата. Шагыйрәнең, шигырьләрен балалар яттан өйрәнеп сөйләделәр, җырларын җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Алдан әзерләп куйган сорауларга Дилә Вансит кызы бик теләп җавап бирде, үзенең, матур шигырьләрен безгә дә укып күрсәтте. Бакчабызга үзенең матур китапларын да бүләк итте. Очрашу кичәсенең кунагы - район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева Алсу Гарифҗан кызы булды. Ул балаларга матур теләкләр теләп китаплар бүләк итеп калдырды. "Арча хәбәрләре"нең редакциясенең хәбәрчесе Гөлнур Вәдүт кызы шулай ук очрашуның кунагы булды. Бик зур рәхмәт, Дилә Ванситовна, алга таба да иҗат чишмәсе саекмасын, яңа уңышларга ирешергә, саулык-сәламәтлек, озын гомерләр телибез! Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын дигән теләктә калабыз! Кабат очрашулар насыйп булсын.
К списку новостей