Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
| E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
| Руководитель: | Мингазова Айназ Айдаровна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 141 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
-
Уртанчылар төркемендә "Әтиләр көне"
14.10.2026
Безнең балалар бакчасында, уртанчылар төркемендә әтиләр көненә багышланган «Мой папа лучше всех» исемле бәйрәм кичәсе узды.
Кадерле Әтиләребез! Бу изге сүзгә лаеклы булып, гаиләдә үрнәк ир, балаларыгызның иң яраткан кешесе булып гаилә тигезлегендә сау сәламәт булып гомер итүегезне телибез. Сез балаларыгыз туганга сөенеп, алар мәктәптә укыганда да, зур тормышка аяк басканда да үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.
Бәйрәмебез бик күңелле узды. Балалар әтиләренә матур шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Шулай ук әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар да әтиләреннән калышмадылар. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
#ГодДошкольногоОбразования -
С днем учителя!
05.10.2026
Этот день ещё раз напомнил всем нам, как много значит для ребёнка доброе слово, терпеливое объяснение и просто возможность почувствовать себя нужным и важным. Любовь к детям и уважение к их стараниям — основа работы каждого педагога. И когда малыши дарят свой скромный, но такой душевный подарок, становится ясно: главные ценности передаются не через наставления, а через личный пример, через ежедневную заботу и внимание.
Мы от всей души поздравляем всех педагогов с Днём учителя! Спасибо за ваше бесконечное терпение, за чуткость и за то, что помогаете детям делать первые шаги в большом мире. Пусть каждый рабочий день будет наполнен светом детских улыбок и радостью от маленьких, но таких значимых побед!
-
Әбиләр остаханәсе
02.10.2026
Бүген безнең бакчабызның уртанчылар төркемендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Әбиләр остаханәсе" исемле җылы очрашу кичәсе булып узды. Махсус кунаклар да бар иде: Арча мәдәният йортында эшләүче "Хәзинә" фольклор коллективы "Аулак өй" күренешен тәкъдим иттеләр. Әби-бабайларыбыз рәхәтләнеп яшьлекләренә кайтып килделәр. Аннары яраткан оныклары белән уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Өченче өлештә зур табыннар янында бергәләшеп чәйләр эчтеләр, сөйләшеп утырдылар, балаларның группалары белән таныштылар. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле, рәхәт булды. Өлкәннәребез сау-сәламәт булып, озын гомер итсеннәр, гел шулай оныклары сөендереп кенә торсыннар.








