• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16
Телефон: +7(843)-663-10-31
E-Mail: ds5.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ
Руководитель: Ахунова Гульзиля Масхутовна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 106
У нас учат: 14

Новостной блок

“Тукай-безнең күңелләрдә“

Опубликовано: 26.04.2024

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта,  26 апрель көнне, Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Бөек шагыйребезнең туган көне - һәрберебез өчен олы бәйрәм. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз булып янып тора. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 

Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. Шулай итеп бүгенге  көнгә кадәр Г.Тукай безнең күңелләрдә яши. Әйе, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без балалар  белән бергәләп, Тукай  абыебызның туган көненә багышланган “Тукай-безнең күңелләрдә“ исемле кичә оештырдык. Балалар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, аның әкиятләрендәге геройлар белән очраштылар. Кичәбез “Туган тел”  җыры  белән  тәмамланды.



К списку новостей