МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 666 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 666 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
“Дәү әнидә кунакта”
Опубликовано: 01.10.20261 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу матур бәйрәм өлкән буын кешеләренә хөрмәт, аларның тормыш тәҗрибәсенә, зирәклегенә һәм җәмгыятькә керткән өлешенә рәхмәт белдерү максатыннан уза.
Шул уңайдан, 1 нче номерлы мәктәпнең 2 Б сыйныф укучылары Дәү әни белән бергәләп китапханәдә кунакта булдылар. Дәү әни - күп еллар Арчаның 5 нче гимназиясендә укытучы булып эшләгән һәвәскәр язучы Халидә Габделхак кызы Фәйзрахманова балаларны үзенең тәрбияви шигырьләре белән таныштырды, күңелендә сакланган кызыклы вакыйгаларны сөйләде, яхшы киңәшләрен, матур теләкләрен җиткерде. Очрашу Хамизова Айлина, Котдусова Саида башкаруындагы җырлар һәм әби - бабайларыбыз уйнап үскән татар халык уеннары белән үрелеп барды.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең яратуын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
К списку новостей






