МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
Год основания учреждения: | 1843 |
У нас учатся: | 661 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 661 укучы |
У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
“Шушы яктан, шушы туфрактан без...”
Опубликовано: 18.04.2025Туган як ул - безнең яшәгән йортыбыз, әти-әниләр, туганнар, без белем алган мәктәп, якын дусларыбыз. Туган як – безнең беренче тапкыр аяк баскан, беренче тапкыр “әти-әни” кебек иң кадерле сүзләрне әйтергә өйрәнгән җиребез – авылыбыз яки шәһәребез.
Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә 5-6 нчы сыйныф укучылары үзләренең туган авыллары турында мәгълүмәт бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар һәр авылның үзенә генә хас йөзе, тарихи традицияләре бар икәнен күрсәтә алдылар.Безнең Арчабызның төп горурлыгы- шушы җирдә яшәгән хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудырган кешеләре икәненә инандылар.
Үзеннең туган җиреннең тарихын, үткәнен өйрәнми- белми торып, яхшы киләчәк төзеп булмый. Туган якның кабатланмас гүзәл табигате, аның кешеләре- ул безнең язмышыбыз. Һәркайсыгызга, һәркайсыбызга «Шушы яктан, шушы туфрактан без», – дип, горурланып яшәргә язсын!
К списку новостей