МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
Год основания учреждения: | 1843 |
У нас учатся: | 661 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 661 укучы |
У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
"Уку грамоталылыгын формалаштыруда текстларның һәм биремнәрнең роле"
Опубликовано: 16.04.202516 апрельдә "Уку грамоталылыгын формалаштыруда текстларның һәм биремнәрнең роле" дигән темага туган тел һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Семинар кысаларында 5 нче А сыйныфында "Суы тәмле, җире ямьле" дигән темага интегральләштерелгән туган тел һәм география дәресе күрсәтелде. Әлеге дәрестә Казансу елгасы турында мәгълүмат бирелде, текст өстендә эшләнде, географик карталарда Казансу ярында урнашкан авыл һәм шәһәрләр табылды, елга буенда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
Шулай ук семинарда яңа инновацион технологияләр кулланып, китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан, "Китап галим - телсез мөгаллим" дигән темага мастер класс булып үтте. Семинарда катнашучылар, буктрейлер, ягъни китапнамә төзү серләренә төшенделәр, үзләре дә китапнамә төзү эшендә катнаштылар.
Бөек Ватан сугышы темасына "Сугыш урлаган балачак" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар сугыш чоры балалары турында шигырьләр сөйләделәр, балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабаларының истәлекләре белән таныштылар һәм Радик Фаизовның "Ике әни" әсәренннән сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр.
Семинар бик эшлекле үтте.
К списку новостей