МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
E-Mail: | arskasosh1@mail.ru, S1.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
Руководитель: | Сафина Эльмира Назиховна |
Год основания учреждения: | 1843 |
У нас учатся: | 671 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 671 укучы |
У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
18 нче сентябрь якташ язучыбыз Гариф Ахуновның туган көне
Опубликовано: 19.09.2024Арчаларга кайтам әле,
Арча юллары такыр,
Безнең эшләр, еллар узгач,
Туган якларга кайтыр.
Бу шигырь юлларын якташыбыз,Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов язган. Ул үзенең әсәрләрен вакытлар узгач та яратып укыячакларын, тормыш юлы һәм иҗаты белән киләчәктә дә кызыксыначакларын алдан күргән.
18 нче сентябрь якташ язучыбыз Гариф Ахуновның туган көне, шул уңайдан 9 нчы сыйныф укучылары белән аның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Укучылар язучының төрле елларда иҗат иткән әсәрләре белән таныштылар.
Без Гариф Ахуновны гел сагынып искә алабыз. Аның әсәрләрен кабат-кабат укып, егерменче гасырда булган тарихи вакыйгаларны искә төшерәбез. Киләчәк буын яшьләре дә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнеп үссеннәр иде.
К списку новостей