МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
E-Mail: | arskasosh1@mail.ru, S1.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
Руководитель: | Сафина Эльмира Назиховна |
Год основания учреждения: | 1843 |
У нас учатся: | 671 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 671 укучы |
У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
"Репететция" спектаклен карау
Опубликовано: 20.04.202419 нчы апрель көнне мәктәптә бик җылы очрашу булды. Бүгенге кичәбезнең кунагы- тормышның төрле этапларын үтеп, батыр хезмәтләре белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанган, олуг йөрәкле журналист, китаплар авторы Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы иде. Хезмәт юлын Гөлсинә Вазыйховна Әтнә районының Күнгәр урта мәктәбендә башлый, әмма язмыш аны район газетасы редакциясенә алып килә, 1983 елдан журналист эшчәнлеген башлап җибәрә. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм мәгълумат чаралары буенча республика агентлыгының, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2021 нче елны “Бәллүр каләм” бәйгесендә «Һөнәрдә иң яхшысы» номинацисендә җиңүче булган. Гөлсинә апа 35 елдан артык “Җидегән чишмә” Арча халык театрында уйный. Шушы вакыт эчендә ул бик күп образлар иҗат иткән, тамашачы мәхәббәтен яулаган шәхес. Кичә барышында милли җанлы, әдәбиятка гашыйк хөрмәтле кунагыбыз укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Очрашуның икенче өлешендә 6 нчы А сыйныфы укучылары Гөлсинә апа Зәкиеваның “Репететция” дигән спектален күрсәттеләр.Очрашу балалар куңелендә озак сакланыр.
К списку новостей