МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Тормыш яме- яшәүдә, яшәү яме –гаиләдә
Опубликовано: 16.04.2024Россиядә 2024 нче ел –гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Матур гаилә кору, анда бер –береңә ярдәмләшеп яшәү, тәртипле, тыңлаучан, тәрбияле балалар тәрбияләү - һәрберебезнең изге бурычы.
Шул уңайдан, 9 нчы классларда «Тормыш яме- яшәүдә, яшәү яме –гаиләдә» дигән темага диспут –дәрес булып узды. Гаилә бәхете кем кулында? Нинди гаиләләр бәхетле була? Тату гаиләнең сере нидә? Балалар шушы сорауларга җавап табарга тырыштылар. Татар әдәбиятының йөзек кашы булган Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять», Гомәр Бәшировның «Туган ягым- яшел бишек», Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» кебек әсәрләрендә гаилә тәрбиясе, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәте, хезмәт тәрбиясе бирелеше турында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр.
Дәрес ахырында укучылар гаилә - ул якын кешеләр, бер-береңне хөрмәт итү, аңлау, ярату, гафу итә белү кебек төшенчәләргә корылган, дигән нәтиҗәгә килделәр.
К списку новостей






