МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Гаиләмнең ядкарьләре» дип исемләнгән әдәби кичә
Опубликовано: 16.04.202415 нче апрель көнне, туган тел атналыгы кысасында, мәктәбебезнен педагог - оештыручысы Сираҗиева Нурания Фәнәвил кызы 6 нчы А сыйныф укучылары белән «Гаиләмнең ядкарьләре» дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Кичә гаилә турында язылган шигырь уку белән башланып китте. Башта гаилә сүзен үз эченә алган сыйфатларны санап, гаиләгә характеристика бирелде. Аннары ядкарь сүзенең мәгънәсе ачыкланды. Кичәгә әби-бабалардан сакланып калган истәлекләр күп алып киленгән иде. Болар бизәнү әйберләре: йөзек, беләзек, алка, борынгы акчалар, фото-альбом, Коръән китабы, тәсбих, чигүле сөлге, кулъяулык, 100 елдан артык тарихы булган күлмәк, калфак, түбәтәй һәм башка бик күп нәрсәләр. Бу – ата-бабаларыбыз заманыннан калган һәм алар турындагы истәлекне саклаучы әйберләр. Укучылар һәр ядкарьнең тарихы белән таныштылар. Бу кичә укучыларда кызыксыну уятты.
К списку новостей






