МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
E-Mail: | arskasosh1@mail.ru, S1.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
Руководитель: | Сафина Эльмира Назиховна |
Год основания учреждения: | 1843 |
У нас учатся: | 671 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 671 укучы |
У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
«Туган телен кадерләгән халык – кадерле булыр»
Опубликовано: 22.02.2024Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул. Адәм баласының иң изге, иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында «Туган телен кадерләгән халык – кадерле булыр» дигән темага әдәби– музыкаль кичә үтте.Укучыларыбыз туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
5 нче сыйныф кызлары башкарган моңлы җырлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тирбәтте. Егетләребез тальянда, кызларыбыз курайда өздереп уйнадылар.6 нчы сыйныф кызларының биюләре кичәбезнең матур бизәгенә әверелде. Бәйрәм күмәкләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Туган телен кадерләгән халык - кадерле булыр, ди халык мәкале. Әйе, туган телебезне кадерләп саклап, киләчәк буынга җиткерү безнең төп бурычыбыз.
К списку новостей