МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
«Туган телем – татар теле»
Опубликовано: 18.10.2023Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз.
Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана.
«Туган телем сагында» исемле акциясе кысаларында, 4 нче сыйныфта «Туган телем – татар теле» дигән темага интеллектуаль уен дәрес үтте. Укучылар зур кызыксыну белән Ватан һәм Туган тел темасына караган мәкальләрне искә төшерделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм күренекле татар язучыларының әсәрләре буенча төрле биремнәр үтәделәр.
Укучылар туган телебезнең бай, төзек, матур тел икәненә тагын бер кат инандылар. Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә һәм туган телне кадерләп сакларга, үстерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
К списку новостей






