МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
«Татар теле - сәхнә теле»
Опубликовано: 05.05.2023Татар теле - матур, моңлы, күпьеллык тарихлы тел. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Гомер буена тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы булып тора. Без бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз. 4 нче май, көнне, район мәдәният йортында, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен Шамил Фәрхетдиновның «Татар теле - сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль - дәрес тәкъдим итте. Әлеге спектакль - дәресне 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары да карадылар. «Татар теле - сәхнә теле» спектакле укучыларны татарча камил сөйләшүче артисларыбыз белән якыннан таныштыру; шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту; яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәкъдим ителде. Спекталь - дәрес ошады һәм укучыларда яхшы тәэсирләр калдырды.
К списку новостей






