МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Резеда Вәлиева иҗатына багышланган ачык дәрес
Опубликовано: 19.04.2023Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлаган В.Г.Белинский: “Балалар язучысына әверелергә мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк”, - дип язган . Бу юллар нәкъ менә Резеда Вәлиева турындадыр...
18 апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, 3 нче А сыйныфында Резеда Вәлиева иҗатына багышланган ачык дәрес тәкъдим ителде. Дәрестә укучыларының уку грамоталылыгын формалаштыру максатыннан, нәтиҗәле укыту алымнары кулланылды. Укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре күренде.
Укучылар зур кызыксыну белән өлкәннәр, әти-әни, шәфкатьлелек темасына караган мәкальләрне искә төшерделәр, әсәрләре буенча төрле биремнәр үтәделәр. Кайсы гына әсәрен алсаң да, бер фикер уздырыла: кеше һәрвакыт үзенең күңелен чиста, саф, пакь тотарга тиеш. Игелеклелек, юмартлык, намуслылык кебек сыйфатлар кеше белән яши дигән нәтиҗәгә килделәр.
К списку новостей






