МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Яшь герой - антифашистларны искә алу көне
Опубликовано: 16.02.20238 нче февраль - Батырлык һәм патриотизм көне. Яшь герой - антифашистларны искә алу көнендә укучылар үзидарәсе советы вәкилләре (җитәкчесе Сираҗиева Н.Ф.) 5 нче «А», 5 нче «Б», 5 нче «В» һәм 6 нчы «Б» сыйныфларында «Яшь геройлар» дип аталган мәгълүмати класс сәгате уздырдылар. Максаты: укучыларны яшь антифашистлар, Бөек Ватан сугышы елларындагы герой пионерлар белән таныштыру; туган илгә мәхәббәт, патриотлык тойгысы тәрбияләү. Укучылар 8 нче февраль көнен сайлау очраклы түгел, ә нәкъ менә төрле елларда һәм дөньяның төрле илләрендә бу көнне фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройларның һәлак булуы турында белделәр. Укучылар белән бергә антифашист сүзенең мәгънәсен ачыкладылар, үз тормышлары бәрабәренә җиңүгә зур өлеш керткән герой-пионерлар турында презентация карадылар.
К списку новостей






