МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
«Коедан чыккан йолдызлар»
Опубликовано: 13.02.2023«Россия мәктәпләрендә кинодәрес» проектын тормышка ашыру кысаларында, 9 нчы сыйныф укучылары «Коедан чыккан йолдызлар» фильмын карадылар. Фильм кыюлык турында. Аның төп герое Рома. Ул буш вакытын күңел ачуларга багышлый алыр иде,ләкин ул спортны сайлый.
Аның максаты- үзеңне җиңү. Герой моны бик яхшы аңлый. Ул спорт дәресләрендә генә түгел, шулай ук мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнә.Самбо дәресләрен өйрәнә, аның турында китаплар укый.
Рәнҗү- начар гадәт. Ул кеше турында уйламыйча, начар эшләргә этәрә. Кеше үч алмаска, үпкәләмәскә өйрәнсә,бу үз- үзеңне хөрмәт итү хисен күрсәтә. Көчле кешенең уңай сыйфатлары аны начар эшләрдән саклый. Андый кеше үзе өчен дә, иптәше өчен дә ярдәмгә әзер тора.
Кыюлык-үз хисләреңне контрольдә тоту, нинди генә очракта да тәвәккәл һәм акыллы эш итү ул. Һәрбер кешенең уңай сыйфатлары һәм кимчелекләре бар. Теләсә кем ялгышырга мөмкин. Фильм начар гамәлләрне эшләмәскә, ялгышларны төзәтергә өйрәтә. Шулай булганда гына характер тәрбияләнә, уңай шәхес сыйфатлары формалаша.
К списку новостей






