МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Блокада икмәге
Опубликовано: 27.01.202326 нчы гыйнварда «Блокада икмәге» темасына 6 нчы һәм 7 нче сыйныфта волонтерлар (җитәкчеләре Сираҗиева Н.Ф.) сыйныф сәгате үткәрделәр. Төп максат итеп, икмәкнең кадерен белү, укучыларны шушы камалыштагы вакыйгалар турында таныштыру иде. Камалышның беренче көннәреннән фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 нче елның 2 нче сентябреннән азык -төлеккә карточкалар кертелә. 1941 нче елның 25 нче декабреннән Ленинградта эшләүчеләргә 350 грамм, хезмәткәрләр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.Шушы авыр чорда ленинградлылар тез чүкмичә, Ватан алдында торган бурычларын үтиләр.Куйган максатлалыра ирешәләр. Авыр булса да түзәләр.
Бу сыйныф сәгате «Блокада икмәге» дигән документаль фильм карау белән тәмамланды. Икмәкнең бәһасе алтынга тиң икәнен балалар аңладылар.
К списку новостей






