МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Шәфкатьлелек бизи кешене
Опубликовано: 02.12.2022 Декабрь аенда — Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, олылар турында сүз бара. “Ачның хәлен тук белми” дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
2 нче декабрь конне,3 нче“А” сыйныф укучылары белән шушы тема буенча сыйныф сәгате уткәрелде.Дружина советына йөрүче укучылар (җитәкчесе Сираҗиева Н.Ф.) В.Осееванын “Нәрсә начар?” исемле хикәясен анализлап,балаларга мәрхәмәтле булуның нәрсә икәнен аңлатырга тырыштылар. Видеоязмалар,татар халык әкиятләре аша укучылар үзләрен борчыган күп сорауларга җавап алдылар,рәсем ясадылар. Бу чара балалар арасында зур дулкынлану уятты. Укучылар сыйныфта бер-берсенә ярдәм кулы сузарга,дус, тату булып яшәргә сүз бирделәр. Әйдәгез,янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булырга тырышыйк. Кеше дигән олы исемне йөртү-олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшик.
К списку новостей






