МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
«Арча милли киемнәре»
Опубликовано: 23.04.2022Арча- һөнәрчеләр ягы. Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә.
2022 нче ел-Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы булып игълан ителде. Шул уңайдан, 23 нче апрельдә, мәктәбебездә 7нче, 9 нчы сыйныф укучылары катнашында, “Арча читекләре” дигән темага кичә үтте. Укучыларыбыз кичәдә Арча тарихы, халык сәнгате, мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Бу кичәгә «Арча милли киемнәре» оешмасында эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераны,чигү остасы- Фәридә Габделхаковна Каримуллина һәм безнең мәктәпне тәмамлап, күп еллар «Арча милли аяк киемнәре» оешмасында эшләгән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге “Сәхтиян” оешмасында модельер булып эшләүче , милли аяк киемнәре өчен бизәкләр төшерүче-Әюпов Альберт Миңнур улы чакырылды.
Безнең кунакларыбыз укучыларыбызны тормыш һәм хезмәт юллары, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.Мастер класс та күрсәттеләр. Кичәдә укучыларыбыз Арча читекләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр һәм гармунда татар халык көйләре башкардылар. Кичә бик күңелле үтте.
Бүгенге көндә читек серләрен белүчеләребез олыгаеп бара, ә бу кәсепне югалтырга ярамый. Безнең арабызда милли җанлы кешеләребез булганда милли киемнәребез юкка чыкмас. Үзебездәге татарларга, милләтебезгә кирәк! Аяк киеме буларак кына түгел, һөнәр буларак, күңел бизәкләре, халык җәүһәрләре буларак кирәк!
К списку новостей






