МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә
Опубликовано: 21.04.2022Театр - ул искиткеч могҗиза. Театр - ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр - тормышның көзгесе.
21 нче апрель көнне укучыларыбыз районыбызның горурлыгы булган “Җидегән чишмә” халык театры артистлары белән очраштылар. Мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Н.Гыймадиеваның “Елак батыр” спектакелен күрсәттеләр.Кичә барышында укучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр. Артистларыбыз барлык сорауларга да бик теләп җавап бирделәр. Рус мәктәбендә укып та, үзләренең туган телендә театр уйнаган балаларга соклану сүзләре җиткерделәр.
Дөрестән дә, театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.
К списку новостей






