МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
8 февраль – Яшь антифашистлар көне
Опубликовано: 09.02.20228 нче февральдә ”Патриот” отрядына йөрүче укучылар (җитәкчеләре Сираҗиева Н.Ф.) 8 нче сыйныф укучылары белән“Ватан Геройлары көне”нә багышланган сыйныф сәгате уздырдылар. Бөек Ватан сугышында илебезне саклауда өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашкан. Сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре – үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Һәлак булган әти – әниләре турында кара кәгазьләр алып, чиксез хәсрәт – кайгыга чумалар, ятимлек ачысын татыйлар. Сыйныф сәгате укучыларда зур дулкынлану уятты.Алар бик күп сорауларга җавап эзләделәр. Тормыш дәвам итә. Көннәр тыныч, имин булсын өчен сугышны булдырмаска, ул китергән газап – михнәтләрне онытмаска кирәк. Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга безнең хакыбыз юк!
К списку новостей






