МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»\ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,РТ, Арский район, г.Арск,ул.Школьная, д.2 \ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-663-20-05 |
| E-Mail: | S1.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП" |
| Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
| Год основания учреждения: | 1843 |
| У нас учатся: | 659 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 659 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогический работник \ Бездә укыталар 50 педагогик хезмәткәр |
Новости школы №1
“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе.
Опубликовано: 15.12.202114 нче декабрь көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә “Татар кызы” бәйгесе булды. Бу чарада безнең укучыбыз Минашаева Эльза да катнашты. Бәйге күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде. Һәр катнашучы кызның татар телен, татар тарихын һәм милли гореф-гадәтләрне белү дәрәҗәсе тикшерелде. Әлбәттә, беренче чиратта, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, җыр-моңга сәләт тә мөһим роль уйнады.16 катнашучы арасында, Эльза дәрәҗәле 1 нче урынны яулады. Афәрин, Эльза. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар гына юлдаш булсын сиңа.
К списку новостей






