Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
“Язлар белән безгә Тукай кайта” әдәби- музыкаль кичә 26.04.2022

26 нчы апрель – бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне. Бүген илебездә, республикабызда зур бәйрәм.Туган тел бәйрәме, шигърият бәйрәме.Мәктәбебездә бәйрәм чарасы иртәнге линейкада башланды. “Язлар белән безгә Тукай кайта”дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициядә бөек шагыйрьнең шигырьләре сәхнәләштерелде, әсәрләре яттан сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.
-
«Тукай аланында». 26.04.2022

26 апрель көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә «Тукай аланында» исеме астында әдәби-шигъри кичә үткәрелде.
26 апреля в Акчишминской начальной общеобразовательной школе прошел литературно-поэтический вечер «Тукай аланында».
-
"Укучының сәламәт туклануы" 25.04.2022

Международная акция "Здоровое питание школьника". Представители школьного ученического самоуправления поделились с секретами правильного питания и здорового образа жизни с учениками 1 класса. Ребята активно участвовали и задавали интересующие их вопросы. Занятие было интересным и познавательным.
"Укучының сәламәт туклануы" халыкара акциясе. Мәктәп укучылары үзидарәсе вәкилләре 1 нче сыйныф укучылары белән дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше серләре белән уртаклаштылар. Балалар актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
“Илһам” яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе 23.04.2022

17-20 нче апрельдә Казан шәһәрендә үткән Туган тел форумында “Илһам” яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе жиңүчеләре бүләкләнде. Ашытбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сабитова Азалия бу зур мәртәбәле бәйгедә проза номинациясендә 1 урынга лаек булды. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгының 1 дәрәҗә дипломына лаек булды һәм 10000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Азалия бәйгегә өч әсәрен тәкъдим итте: « Кө-телмәгән борылыш», « Күңел картинасы» , « Сөю хаты». Бу әсәрләре 1 турдан уңышлы үтеп, икенче турда да комиссия тарафынна югары бәяләнде.Азалияне чын күңелдән зур уңышы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан IX халыкара Олимпиада 23.04.2022

17- 20 нче апрель көннәрендә Татар теле һәм әдәбиятыннан IX халыкара Олимпиада узды, анда 4 чит ил, 27 Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 500 укучы катнашты.
Укучылар татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәре эшләделәр, « Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләре якладылар. Бай һәм күңелле ял программасы тәкъдим ителде. Балалар Г. Ка-мал, Тинчурин театрларында спектакльләр , « Авторучка» фильмын карадылар, татарча дискотекада булдылар, Казанның истәлекле урыннары буенча сәяхәт иттеләр, Кол Шәриф мәчетендә булдылар.
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Сабитова А., Абдуллазянова И., 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. олимпиадада катнашып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Поздравляем! 22.04.2022

8 класс укучысы Фэйзрахманов Р Арча районы Урта Курса авылында район кулэмендэ уткэрелгэн татарча корэш ярышында 1- урынны яулады. Котлыйбыз!
Учащийся 8 класса Файзрахманов Р занял 1- место в районном конкурсе по национальной борьбе. Поздравляем!
-
“ Мин Арчаны беләм” квест 21.04.2022

Арча Укучылар йортында “Мин Арча баласы” проекты кысаларында “Мин Арчаны беләм” квест уздырылды. Квеста 62 укучы катнашты. Һәрбер этапта укучылар Арча төбәге тарихы белән таныштылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Мәктәбебездән квеста 8 сыйныф укучылары Ситдикова Р, Заһидуллина Д катнашты. Кызлар команда белән 1 һәм 2 урыннарны яуладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Правовой час "Местное самоуправление" в 10-11 классах. 20.04.2022

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хисамиев Р. Р. 10-11 классларда "Җирле үзидарә" темасына хокук дәресе уздырды.
-
«Мин-Арча баласы» 18.04.2022

Районда «Мин-Арча баласы» проекты дәвам итә. Безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Узган уку елында 11 сыйныф укучысы Хуҗиева К. бу Хәтнә авылы тарихын өйрәнеп, шушы проектта катнашты. Буген 9 сыйныф укучысы Хабибуллина З. Акчишмә авылы тарихын әлеге проектка тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 16.04.2022

15 апрельдә республикакүләм Тукай укулары узды.Республиканың төрле районнарыннан жыелган укучылар 8 юнәлешкә бүленеп,үзләренең фәнни- эзләнү эшләрен якладылар.Аларның эшләрен язучылар,шагыйрьләр,фән эшлеклеләре бәяләде.
11 класс укучысы Гәрәев Ә. 2 урынны яулады.Татар теле укытучысы Әүхәдиева М.Р. укытучылар секциясендә "20- 30 нчы еллар педагогы" номинациясендә катнашып,дипломга лаек булды.













