Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
“Беркем дә, берни дә онытылмый”
22.06.2022
Бүген лагерьда көнебез “Беркем дә, берни дә онытылмый” девизы астында узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм музейда булган “ Сугыш чоры” альбомнарына күзәтү ясадык.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Су көне
21.06.2022
Бүген лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде,рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
“Җир көне"
20.06.2022
Бүген лагерьда музей көне үтте. Балалар иртәнге чәйдән соң Иске Кишет авылына юл тоттылар. Анда Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музее белән таныштылар. Бик бай, эчтәлекле мәгълүмат алдылар. Көннең икенче яртысы “Җир көненә” багышланды. Рәсем конкурсы оештырылды, кроссвордлар чишелде, табигатьтә күңелле уеннар үткәрелде.
-
Учебные тренировки.
20.06.2022
В пришкольном лагере проведены учебные тренировки с детьми как действовать при внезапном нападении. Учитель ОБЖ показал как нужно закрыть дверь, как сдвинуть парты, как прятаться .
-
Җәйге практика.
20.06.2022
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш план буенча алып барыла. Укучылар график нигезендә мәктәп бакчасында эшлиләр. Бүген бакчада чүп утау эшләре дәвам итте. Помидорлар үсентеләре бәйләнде
-
Лагерьда уен көне
19.06.2022
Бүген лагерьда уен көне уздырылды. Иртәнге аштан соң "Мультвикторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар. Музыкаль тәфестә "Саумы, кояш!" җырын кабатладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Сәламәтлек көне
18.06.2022
Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Музейда
17.06.2022
Бүген лагерьда музейлар көне булды. Ташкичү аылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеена бардык. Музейда бөек шәхес турында күп мәгълүматлар белдек. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
“Барлык һөнәрләр яхшы, барысы да кирәкле”
16.06.2022
Бүгенге көн балалар өчен бик күңелле үтте.Иртәнге зарядкадан соң “Барлык һөнәрләр яхшы, барысы да кирәкле” темасына түгәрәк өстәл оештырылды.Презентация буенча төрле һөнәр ияләре белән таныштылар.Балалар әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Аннан “Үскәч кем булырга телим” темасына рәсем конкурсы оештырылды, темага кагылышлы мультфильм күрсәтелде. Көннең икенче яртысында табигатькә экскурсиягә чыктылар, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Остаханәдә кунакта
15.06.2022
Бүген лагерьда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң волейбол ярышы үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. Остаханәдә кунакта үзебез җыйган табигый материаллардан поделкалар ясадык. Җүңүчеләргә бүләкләр тапшырылды