Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Тәрбия сәгате 09.09.2016

Иминлек айлыгы һәм укучылар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, классларда тәрбия сәгате үткәрелде. Мәктәптән-өйгә, өйдән мәктәпкә маршрут битләре булдырылды.
Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
-
” Шәфкатьлерәк булыгыз, кешеләр” 08.09.2016

“ Көзге мәрхәмәтлек атналыгы- изге эшләр эстафетасы” кысаларында 11 нче сыйныфта” Шәфкатьлерәк булыгыз, кешеләр” исеме астында тәрбия сәгате узды.Тәрбия сәгатендә күренекле иганәчеләр, хәйрия эшчәнлеге,игелекле гамәлләр турында әңгәмә оештырылды.Соңыннан укучылар анкета со-рауларына җавап бирделәр.
-
Яхшы сүз - җан азыгы 08.09.2016

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе дәвам итә. Бүген - “Яхшы сүз” көне. Башлангыч класс укучылары шушы темага карата рәсемнәр ясадылар һәм шушы иҗат эшләреннән күргәзмә оештырдык. Шулай ук укучылар акция темасына шигырьләр ятладылар, классташлары каршында чыгыш ясадылар. Бүгенге көн бик мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы узды.
-
Дуслык көне 07.09.2016

6 нчы сентябрь мәктәптә Дуслык көне буларак узды. Тәрбия дәресләрендә сүз дуслык, чын дусларның кадере турында барды. Башлангыч сыйныфларда "Минем иң якын дустым" дигән темага рәсем конкурсы узды.Дуслык көне флешмоб белән тәмамланды.
-
Дорога добра
07.09.2016
Ученики познакомились с работой благотворительных фондов, обменивались идеями о создании благотворительных фондов для нуждающихcя семей в нашем селе.
-
Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел 05.09.2016

В Республике Татарстан с 5 сентября дан старт добровольческой акции "Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#Команда Татарстана.Мы тоже присоединились к данной акции.
-
Месячник безопасности детей 03.09.2016

-
День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2016

Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата России была установлена в 2005 году Федеральным законом «О днях воинской славы России» и связана с трагическими событиями в Беслане (Северная Осетия, 1—3 сентября 2004 года), когда боевики захватили одну из городских школ. В результате теракта в школе № 1 погибли более трехсот человек, среди них более 150 детей. Сегодня и в нашей школе прошли мероприятия, посвященные этой дате.
-
Мәктәптә укучылар җыелышы 02.09.2016

Бүген мәктәптә укучылар җыелышы булды. Мәктәп режимы, иминлек һәм укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр искә төшерелде. Сентябрь аена эш планы кабул ителде. Бәйгеләрдә актив балалар, "5" кә генә укучылар бүләкләнде. Бурыч-максатлар ассызыкланды.
-
1 сентябрь -Белем бәйрәме 01.09.2016

Бүген җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел Ашытбаш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 6 укучы керә.
Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде. Укучыларны мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна , ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзамович , Арча мәгариф бүлеге методисты Феоктистова Гөлфирә Хәнәфиевна, ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәптә матур традиция бар : мәктәпкә иң беренче килгән укучы, бер көн дә дәрес калдырмаган укучылар да бүләкләнә.
Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучыларны да бүләкләр көтә иде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:
- Сәлимҗанова Гөлинә – районкүләм "Ел укучысы" бәйгесе , республика олимпиадасы җиңүчесе ;
-Сафина Гөлназ - республика олимпиадалары призеры ;-Гатауллина Фаягөл – “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче.
Спорт өлкәсендә актив, күп ярышларда җиңүче укучыларның да урыннары түрдән булды.Менә алар:
- Файзрахманова Рузилә
- Шарипов Илфат
- Файзрахманова Айзилә
Мәктәптә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча, укытучылар арасында да җиңүчеләр сәхнә түренә чакырылды:
-Фәхретдинова З.С., Әүхадиева М.Р. – халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен;
-Сабирҗанов Н.Ф. республика һәм районкүләм спорт ярышларында җиңүчеләр әзерләгән өчен;-Әхмәтгалиева Ә.К., Ибатуллина Н.Г.- регионара, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Хисамиева Р.Р., Рахматуллина Х.С., Хисамиев Р.Р. – республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Рахматуллина Р.Р. – Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм бәйгесенең “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясендә җиңү яулаган өчен.
Шулай ук бүгенге иртәдә беренче эш көнен башлаган инглиз теле укытучысы Файзуллина Ф.Ф., юбиляр укытучыларыбыз да сәхнә түренә чакырылды. Берсеннән - берсе матур теләкләргә кушылып, җыр яңгырады.













